Күңелле очрашу

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

31 октябрь көнне мәктәбебездә озак еллар "Ялкын" журналын җитәкләгән авылдашыбыз Закирова Эльмира Мизһәт кызы укучылар белән очрашуга килде. Ул үзенең мәктәп һәм студент еллары тормышы турында сөйләде. Бу очрашудан укучылар шуны ачыкладылар: журналист булу өчен гадел, намуслы, тырыш, кыю булырга кирәк. Бу профессия бер үк вакытта кызыклы да, катлаулы да. Хәзерге вакытта Эльмира Мизһәт кызы "Сөембикә" журналында эшли. Үзенең язмалары белән укучыларны сөендереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International