Мәдәният дөньясына сәяхәт.

2015 елның 31 октябре, шимбә
29 октябрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә мәдәният дәресе үткәрелде. Башлангыч класс укучылары һәм укытучылары, беренче сыйныф укучыларының әниләре катнашында оештырылган бу чара барышында туган ягыбызның мәдәнияте, аның тарихы  турында сүз барды.. Мәдәният учакларында үзеңне ничек  тоту кагыйдәләре аңлатылды. Китапханәче "Мәдәният дыньясында" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, авылдашыбыз Татарстанның атказанган артисты Асия Харисованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар "Могҗизалы сәнгать" дигән исемдәге кул эшләре күргәзмәсендәге матурлык үрнәкләрен күреп соклануларын яшермәде. Соңыннан укучыларга "Укучының мәдәни көндәлеге"  тапшырылды, Көндәлекне тутыру тәртибе, конкурсның шартлары аңлатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International