30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә, “Үкенечле ачы сагыш уята торган язмыш” исеме астында китап күргәзмәсе эшләп куелды. Китап укучы балалар белән күргәзмәдәге китапларга күзәтү уздырылды, репрессия корбаннары булган татар язучыларының кыскача тормыш юллары белән таныштырылды.
.jpg)