Шагыйрә Энҗе Миргаяз кызы Разованың "Гомерем агышлары" исемле иҗат кичәсе.

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
28 октябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында шагыйрә Энҗе Миргаяз кызы Разованың "Гомерем агышлары" исеме астында иҗат кичәсе узды.
 Биредә шагыйрәнең якыннары, якташлары, аның иҗатына гашыйклар, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары җыелдылар. Энҗе Миргаязовнаның беренче "Гомерем агышлары" исемле китабы 2013 елда дөнья күрә. Аннан соң бер-бер артлы "Рәсем ясый Гадел", "Көмеш чулпы", "Уятма, кояш, Ниязны" китаплары басылып чыга.
  Аның берничә тирән эчтәлекле шигырьләрен үзебезнең үзешчән композиторларыбыз көйгә салганнар. Шамиль Шаемов, Атлас Амируллин, Гөлназ Хабировалар башкаруында халык аларны бик якын кабул итте. Рәфидә Наҗарова шагыйрәнең берничә хикәясеннән өзекләр укыды.
  Кичәне шагыйрәнең оныклары Нияз белән Гадел Энҗе Разованың язган шигырьләрен сөйләп җанландырдылар. 


















ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International