20-25 октябрьдә алкалы хоккей буенча Создаш дәүләт Спартакиадасы кысаларында Белорусия республикасынын Орша шәһәрендә ярыш узды.
Ярышта 12 команда катнашты (6 команда Россиядән, 6 команда Беларусиядән).
Татарстан Республикасының Актаныш районыннан 20 кеше барды. 18 хоккеист, 2 вәкил.Тренер – Максутов Рафик Бокиевич.
1 урын – Архангель өлкәсе
2 урын – Витебск өлкәсе
3 урын – РТ, Актаныш (команда «Лачын")
27 октябрь конне ата-аналар, актанышлылар куанып җиңүче хоккейчыларны тантаналы рәвештә каршы алдылар.
Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Совет Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев, "Лачын" боз сарае җитәкчесе Фирдәвес Әхмәтов, тренерлар катнашты.
Фаил Мисбах улы: «Мин беренче чиратта хоккей Федерациясе президенты буларак, хоккеистларны котлыйм, аларнын тренерына, әти –әниләренә рәхмәтемне белдерәм».
Ата-аналар комитеты исеменнэн Сирина Шаехова чыгыш ясады. Уз рәхмәтен район башлыгына, тренерга ,шушы ярышка баруны оештырган һәрбер кешегэ белдерде. Балаларга унышлар, сәламәтлек теләде.
Хоккейчыларга Ахметов Фирдавис Гаяз улы тәмле күчтәнәчләр тапшырды.