Очрашу "Сагышлар да алтын була икән".

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
25 октябрь көнне Кыр-Каентүбә авыл клубында авылдаш язучыбыз Фидаил Мәҗитов белән очрашу үткәрдек.Аның иҗатына кечкенә сәяхәт ясадык.Шигырьләрен сөйләдек.Беренче укытучысы Мирзанурова Гүзәлия апа мәктәп еллары истәлекләре белән уртаклашты.Фидаилнең тәэсирле чыгышын балалар тын да алмый тыңладылар.Кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык,үз кулларыбыз белән ясаган паннобызны бүләк иттек.Ул да буш кул белән килмәгән.Кичәгә килүче бер генә кеше дә бүләксез кайтып китмәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International