Бала күңелле әдип.

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

 23 октябрь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә Башкортостанның балалар язучысы, драматург Мөдәрис Мөсифуллин кунак булды. Язучы белән очрашуда беренче мәктәпнең  4А (сыйныф җитәкчесе Дилара Хөббетдинова) һәм 3Б сыйныф (сыйныф җитәкчесе Лилия Валиева) укучылары катнашты.  Кичә барышында укучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. Балалар  шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, “Әтәч” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Укучыларның чыгышыннан соң Мөдәрис Мөсифуллин үзе белән якыннан таныштырды. Бүгенге көндә нинди эшләр белән шөгелләнүе турында сөйләп үтте. Әнисенә багышлап  иҗат иткән җырын үзе баянда уйнап җырлап бәйрәмебезгә ямь өстәде. Укучылар кунагыбызга бик күп төрле сораулар биреп кичәбезне тагын да җанландырып җибәрделәр.  Кичә азагында Мөдәрис Мөсифуллин очрашуның истәлеге итеп үзе белән алып килгән әкият китапларын, тагын бик күп төрле бүләкләрен китапханәбезгә бүләк итте. 

















ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International