Бүген көндез Татарстан синоптиклары һава торышы шартлары бозылу турында кисәтте. Сүз 23 октябрь 18 сәгатьтән алып 24 октябрь иртәнге 9га кадәр булган һава торышы фаразы турында бара
"Татар-информ" агентлыгына килеп ирешкән хәбәрдә әйтелгәнчә, 24 октябрь төнлә һәм иртән республика буенча кар һәм юеш кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр; күз күреме 1-2 чакырмга кадәр начарланып буран; көньяк, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең секундына 15-16 метрга кадәр көчәюе; бозлавык һәм юеш кар ябышу көтелә.
24 октябрь төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин (Казанда төнлә һәм иртән).