Хуҗалыкның 5773 гектар мәйданда сөрем җирләре булып, шуның 2900 гектарына бөртекле культуралар чәчелгән булган. Шулардан барысы 102 мең центнердан артык тулай җыем алганнар. Уңыш гектарына 35 центнердан артык тәшкил иткән. Җыйнап алган икмәктән киләсе ел өчен җитәрлек күләмдә орлык салганнар, халыкка биргәннәр. Шактый өлешен реализациягә җибәргәннәр. Быелгы икмәк сатудан хуҗалык кассасына 37 миллион сум күләмендә акча керткәннәр.
“Башак” орлык әзерләү буенча махсуслашкан хуҗалык та булып тора. Алар ел саен шактый күләмдә югары репродукцияле орлыклар саталар.
– Быел да сату өчен 250-300 тонна тирәсе язгы культура орлыкларын әзерләп куйдык. Бүген аларны эшкәртү бара. Көзге чәчү өчен 115 тонна бодайның “Скипетр” сортын саттык, – ди Хәлил Хуҗин.
Игенчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә техника һәм ашлама гына ярдәм итми. Төп урынны, мөгаен, технологияләр алып торадыр. Чөнки кыйммәтчелек заманында аз чыгымлы технологияләр куллану хуҗалыклар өчен иң отышлы алымдыр. Бу яктан да хуҗалык барысын да уйлап, үзгә алымнар кулланып эш итә.
– Без соңгы 15 елда минималь эшкәртү дигән технологияне кулланабыз. Бу инде җирне әйләндермичә генә, өстән эшкәртү технологиясе булып тора. Һәм аның да ноу-тилл дигәненә ныграк керергә, басым ясарга тырышабыз, – ди хуҗалык рәисе. – Чөнки аның беренче максаты җирнең уңдырышлылыгын арттыру булса, икенчедән, хәзерге җитмәүчелек чорында булган резервларны экономияле файдалану өчен дә бу технологияләр ярдәм итә. Киләчәктә дә 70-80 процент тирәсе җирне шушы ноу-тилл технологиясе ярдәмендә эшкәртүгә йөз тотабыз.
Ноу-тилл технологиясе, җирне эшкәртмичә генә,
гербицидлар белән эшләп, турыдан-туры махсус чәчкечләр ярдәмендә чәчү дигән сүз. “Башак” хуҗалыгында узган ел көздән глифосат
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 06 час. до 18 час. 10 апреля 2026 г.
Утром, днем 10 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан местами ожидаются:
- сильный ветер 15-20 м/с;
- осадки в виде дождя и мокрого снега, на востоке РТ сильные;
- возможна гроза.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 18 час. 5 апреля до 18 час. 6 апреля 2026 г.
Ночью и днем 6 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается сильный ветер 15-18 м/с (в г. Казани до 15 м/с); возможна гроза.