9 октябрь Бөтендөнья почта көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан район почта бүлеге җитәкчесе Альберт Шәйгалләмовны мөхәрриятебезгә кунакка чакырдык.
– Район почта бүлеге җитәкчесе булып эшли башлавыгызга бер ай вакыт үтте. Күпмедер нәтиҗә ясарга, алга максатлар билгеләргә мөмкинлек тугандыр...
– Чынлап та, бу шулай. Почта элемтәсе эшчәнлеге белән танышырга, бераз нәтиҗә ясарга мөмкинлек булды. Безнең район почта бүлегенә авыллардагы 26 почта бүлекчәсе карый, аларда 82 хезмәткәр эшли. Ә район үзәгендәге бүлектә 38 хезмәткәр, шуның эченнән 14 хат ташучы 4177 ихатага хезмәт күрсәтә.
– Хат ташучы дигәч, безнең күз алдына зур сумкаларына газета-журналлар тутырып, аларны өләшүчеләр күз алдына килеп баса. Ләкин хәзерге почтальоннарга башка төрле вазифалар да йөкләнгән.
– Әйе, хәзерге хат ташучылар газета-журналлар да тарата, пенсиясен, субсидиясен дә өләшә.
– Әле аларга товар сату планы да җиткерелә бит.
– Анысы да бар. Һәрбер оешма үзенә керем кертү өчен тырыша. Хат ташучыларга товар сатуны да йөкләү нәкъ шул максаттан кертелгән булган. Беренче урында подписка булса, икенче урында товар сатудан кергән керем тора. Без кешегә товарны мәҗбүриләп такмыйбыз. Ләкин була шундый вакытлар, өлкәннәргә, әйтик, макарон кирәк була.
– Хат ташучы сумкасына макарон салып йөрүгә караганда, газета-журналлар салса, яхшырак булмыймы соң? Югыйсә, хат ташучылардан, күтәрергә авыр була дип, газета-журналларга язылырга кыстамыйбыз да дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 18 час. 5 апреля до 18 час. 6 апреля 2026 г.
Ночью и днем 6 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается сильный ветер 15-18 м/с (в г. Казани до 15 м/с); возможна гроза.