"Бал кояшта гәрәбәдәй ялтырый!"

2015 елның 9 октябре, җомга
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Кәзкәй мәктәбе ашханәсендә "Бал кояшта гәрәбәдәй ялтырый" исемле бәйрәм кичәсе оештырылды. Умартачы Ринат Нурлыев умарта асрау серләре, балның файдасы, куллану тәртибе белән таныштырды, өлкәннәрнең сорауларына җаваплар бирде. Китапханәче шушы темага кагылышлы әдәбият белән таныштырды. Кичә барышында өлкәннәр хөрмәтенә җырлар яңгырады. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән әлеге кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International