Шушы көннәрдә районыбызда гомер итүче Сугыш ветераны Шарифуллин Шархемулла Шарифулла улына 90 яшь тулды.
Шәрхемулла Шәрифуллин 1925 елның 5 октябрендә Пучыда туа. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Казанда киномеханик һөнәренә укый, аннан туган ягына кайта. Күмәк хужалыкта бригадир булып эшли.
1943 елның 5 гыйнварында Шәрхемулла Шәрифулла улы Калинин районы хәрби комиссариаты тарафыннан хезмәтко яраклы дип табыла. Ике көннән, ягъни 7 гыйнвар көнне, 17 яшьлек егетне армия сафларына алып китәләр. Ул 1943 елның 5 февраленә кадәр Смоленскиның пехота училищесында укый.
1943 елның 1 маенда егеткә өлкән сержант дәрәҗәсе бирәләр. 1 декабрьгә кадәр 53нче укчылар полкында укчы була, 1943 елның 2 декабреннән 1944 елның 1 июненә кадәр укчылар батальонында хезмәт итә.
1944 елның 2 июнендә Шәрхемулла Шәрифуллинны фронтка жибәрәләр, ул 29 нчы укчы дивизиясендә бүлекчә командиры була. Каты сугышларның берсендә яралангач, аны Орехово-3уево шәһәренә алып кайталар. 22 июньнән алып шул елның 22 сентябренә кадәр эвакогоспитальдә ята. Яралары төзәтеп, беркадәр терелгәч,
Польшага китә , 205нче укчы полкында укчы, 1944 елның 2 октябреннән 455нче укчы полкында взвод командиры була. 2 декабрьдән 1945 елның 10 маена кадәр кече лейтенант курсларын үтә.
Сугыш тәмамланганнан соң, 1946 елныц 1 мартына кадәр укчы полкында хезмәтен дәвам итә. Бары тик шуннан соң гына үз һөнәре буенча танк дивизиясендә, укчы батальонында киномеханик булып эшли башлый.
Шәрхемулла Шәрифуллин 1951 елның 22 октябрендә хәрби хезмәттән азат ителеп, туган авылына әйләнеп кайта. Җирлектәге оешмаларда хезмәт куя.
II дәрәҗәдә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен», “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, аннан юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Шархемулла Шарифулла улын олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды.