Иртәнге гимнастика, төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар, спорт белән шөгыльләнү - сәламәтлекне ныгытучы чаралар. Даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы була. Иртәнге гимнастика баланың эшчәнлек дәрәҗәсе көчәюенә, кәеф күтәрелүгә китерә, сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә. Шушы максатыннан чыгып, мәктәбебездә һәр көнне иртәнге гимнастика үткәрелә. Укучылар ГТО нормалары тапшыру белән беррәттән иртәнге гимнастикага бик теләп катнашалар һәм әзерләнәләр. Һәр класс атнаның бер көненә уз гимнастик күнегүләр комплексын төзи һәм уткәрә. Бу чарадан укучылар да, ата-аналар да бик канәгать.