Хәзерге вакытта Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең гөрләгән чагы. Районнар сыйфатлы азык-төлек белән Казан һәм Чаллы халкын гына тәэмин итеп калмый, шундый ук чаралар район үзәкләрендә дә оештырыла. Бу аңлашыла да, район җирлекләрендә мал-туар асраучылар саны кимү аркасында биредә авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ барлыкка килә...