Балык Бистәсендә – 21, Лениногорскида – 3...

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Табигать шартларының аерымлыгы, озак елларга кит­кән корылык, кризис нәти­җәсендә артканнан-арта баручы төрле матди кыен­лык­лар һәм кайбер башка сәбәпләр аркасында, республикада тулаем җыем 3 миллион 400 мең тонна тәшкил итә. Бу – гектарыннан 21,6 центнер ашлык дигән сүз.
Идел буе федераль округына керүче төбәкләр арасында Татарстан – икенче урында. Чагыштыру өчен: янәшә урнашкан Оренбург өлкәсендә уңыш күләме 2 тапкыр кимрәк, гектарыннан – 10, Саратов өлкәсендә – 13,2, Самара өлкәсе хуҗа­лыклары гектарыннан уртача 15,9 центнер ашлык җыеп алганнар.

 
Табигать шартлары, җир­нең уңдырышлылыгы, башка күп төрле күрсәткеч­ләре белән тиңдәш, янәшә урнашкан хуҗалыкларда эш күр­сәткече берничә тапкыр аерыла икән – моның сә­бәбен төрле объектив хәл­ләргә генә кайтарып калдыру дөрес булмастыр. Әйе, кайбер хуҗалыкларда яңгыр да азрак булды, туфрак составы да ярлырак, нәтиҗәләрне күпертеп күрсәтергә омтылу да бардыр. Әмма төп сәбәп әлеге дә баягы игенчелектә алдынгы технологияләргә таянып, заманча эшләргә тырышуга барып терәлә, ди авыл хуҗалыгы галимнәре. Җирне вакытында тиешенчә эшкәртмәсәң, ашлама керт­мәсәң, чәчү структурасын файдаланып, югары җитеш­терүчән сортлар куллан­масаң, мул уңышка өмет итеп булмый шул инде.


Атна уртасында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галим­нәре белән узган очрашуда да сүз шул турыда барды. Институтның бодай селек­ция­се бүлеге мөдире, биология фәннәре кандидаты Нурания Василова әйтүенчә, галимнәр белән иҗади хез­мәттәшлектә, фән казанышларына таянып эшләүче Балтач, Әтнә, Актаныш, Арча һәм башка кайбер район хуҗа­лыкларының дә­вамлы корылыкка да баш имичә, ел саен мул уңыш җыеп алуларының сәбәбе дә шунда.


Озак еллар дәвамында эшләүче белгечләрнең ки­ңәш-табышына да колак салмыйча, технология та­ләп­­лә­рен тиешенчә үтәмичә генә мул уңыш алырга теләүчеләр ел саен бер үк тырмага баса. Нәтиҗәсе дә күз алдында: андый хуҗа­лыкларда гектарыннан ур­тача уңыш югарыда телгә алынган районнар белән чагыштырганда күпкә кимрәк. Ел әйләнәсе әле­дән-әле фәнни-тикшеренү институтында булып, галим­нәр белән еш аралашып яшәгән Балтач районы ху­җалык­ла­рында гектарыннан уртача уңыш 37,2 центнер булганда, әйтик, Бөгелмә районы хуҗалыкларында бу санның 15,1 центнер гына булуы да күпмедер күләмдә шуңа бәй­ле, ди галимнәр.


Хәер, ашлык буенча гына түгел, республика кырларында үстерелүче күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш белән дә шул ук хәл. Тиешле игътибар булганда, уңышы да яхшы.


Республика районна­ры­ның яртысыннан артыгы ни өчендер бәрәңге үсте­рүдән баш тартса да, быел аның мәйданы да 3 мең гектарга якын арткан. Уңышы да яхшы. Алабуга районы кырларында бүген бәрәңгене гектарыннан 352 центнер алалар. Арча, Минзәлә, Түбән Кама һәм башка кайбер район хуҗалыкларында да бәрәңге уңышы югары. Шул ук вакытта Әгерҗе районында бә­рәңге гектарыннан 142 центнер гына чыга. Лениногорск районында да уңыш күләме аз.


Тагын шунысы да борчый: эшне тиешенчә оештыра алмау аркасында, Әгерҗе һәм Лениногорск районы хуҗалыкларында бәрәңге­нең 20 процентка якыны алынмаган. Лениногорск райо­нында быел рапс уңы­шы да уйландыра. Балык Бистәсе районында аның уңышы 21 центнерга якын. Республика буенча да уртача уңыш гектарыннан 11 центнер булганда, Лениногорскида рапс гектарыннан нибары... 3 центнер гына чыга. Шикәр чөгендере, кукуруз, көнба­гыш һәм башка кайбер культуралар буенча да хуҗа­лыкларда эшлисе эшләр байтак әле.


Урып-җыю, көзге чәчү, бәрәңге, чөгендер, кукуруз һәм башка төр культура­ларның уңышын җыеп алуны яхшы итеп оештырган хуҗа­лыкларның терлекчелек буенча күрсәткечләре дә ярыйсы гына. Күбесе яхшы сыйфатлы терлек азыгын 1,5 – 2 елга җитәрлек итеп әзер­ләргә өлгергән. Республика буенча 1 баш терлеккә 26 центнер азык әзерләнгән.


Республикада иң күп сөтне дә Балтач районы хуҗалыклары сава. Бүген район буенча аның күләме тәүлегенә 157 тонна тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч Кукмарада – 148, Арчада – 146, Актанышта – 138, Мамадышта – 130, Әлкидә – 128,4, Сабада 119,9 тонна тәшкил итә. Ә инде бер сыердан савым күләменә килгәндә, Саба һәм Әтнә районы хуҗалык­ларына тиңнәр юк. Бу ике районда һәр сыердан тәү­легенә 17,4 килограмм сөт савалар. Кызганыч, Чирме­шән, Минзәлә һәм Менделеев районы хуҗалык­ла­рында әлеге сан 10 килограммнан да кимрәк. “Исток-Аг­ро”, ”Органик-Групп”, “Газо­вик”, ”Соя-Кулаево” һәм башка кайбер хуҗалыкларда да сөт саву күләме әлегә 7-8 килограммнан артмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International