"Көләгеш камышлары" командасы 2 урында!

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
6 октябрь көнне Татар Суксуы мәдәният йортында зоналар арасында КВН командаларының ярышлары булып үтте. Анда 4 команда катнашты: Татар Суксуы, Ямалы, Иске Кормаш, Мәсәде. 
Татар Суксуы, Бүләк, Мари Суксуы яшьләре бик теләп әзерләнде. Алар көндәшләренә сер бирмәс, мәртәбәле жюри алдында югалып калмас өчен бик куп көч куйдылар. Шаяннар һәм тапкырлар клубы таләпләренә туры китереп, төгәл, кыска, иҗади мәзәк чыгыш әзерләгәннәр иде.
Безнең Татар Суксуы  "Көләгеш камышлары" командасы бу уеннарда 2 урынны яулады.
Аларга бик зур рәхмәт!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International