Сатып алучылар үсентене алган вакытта нәрсәләргә игътибар итәргә икәнлеген һәрвакытта да белеп бетермиләр. Чынлыкта, яхшы, сәламәт утырту материалын бары тик махсуслашкан питомниклардан гына алырга мөмкин. Анда түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: культурасы, сорты, ялганмасы. Сатучының этикеткада күрсәтелгән сортка документы, ягъни сертификаты яисә апробация акты булырга тиеш. Аның өстенә, сатучыларның үсентеләр сыйфатын раслаучы, ГОСТ Р53135-2008кә туры килгән һәм I яки II сортка караганлыгы хакындагы документлары булу шарт.
Тышкы кыяфәтләре буенча җиләк-җимеш агачлары яфраксыз булырга (үсентеләрне көз көне алган очракта, аларның яфраклары коелган булырга, ә яз көне алганда яфрак чыгармаган булырга тиеш), авыру билгеләре булмаска, механик зыянсыз, тамыр системасы яхшы үскән һәм корымаган булырга тиеш.
Тамыр системасының төре буенча үсентеләр өч төркемгә бүленә: күмелгән, тамыр системасы ачык һәм контейнер төркем. Тамыр системасы күмелгән үсентеләр яшь агачны хәтерләтә, аларны туфрагы белән бергә казып алганнар. Икенче төркемгә караган үсентеләрнең аерылып торган үзенчәлеге шунда – аларның тамыр системасы полиэтилен яисә киндер капка урнаштырыла, тамырларында туфрак юк дәрәҗәсендә. Күпчелек очракта базарларда нәкъ менә шундый үсентеләр реализацияләнә дә инде. Контейнер яисә тамыр системасы ябылган үсентеләр кыйммәт, чөнки алар күчереп утыртуның төрле шартларын да җиңел кичерәләр. Тамыр системасы ябык үсентеләрне ачык грунтта түгел, ә махсус теплицаларда, пластик контейнерларда яисә полиэтилен капларда үстерәләр. Һәр үсенте аерым контейнерда яисә капта була.
Үсентеләрне сатып алганда сораулар туса, (8843)277-68-29 телефоны аша орлыкчылыкка күзәтчелек бүлегенә яки Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең www.shn.tatarstan.ru сайтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Рафаиль МИҢНУЛЛИН, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар һәм орлыкчылыкка күзәтчелек бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы, Татарстан Республикасының атказанган агрономы
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 18 час. 5 апреля до 18 час. 6 апреля 2026 г.
Ночью и днем 6 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается сильный ветер 15-18 м/с (в г. Казани до 15 м/с); возможна гроза.