Бәйрәм белән!

2015 елның 3 октябре, шимбә
Хөрмәтле укытучылар! Меңнәр мәктәбе коллективы Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлый!  Авыр,  әмма җавапы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык - сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез. Безнең илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр - илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебезнең киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, Хөрмәтле укытучыларыбыз. Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, аларны кеше итәсез, олы юлга илтәсез. Сезгә барысы өчен дә олы рәхмәтебезне җиткезәбез.

Бар гомерне җитәр яктыртырга
Сез кабызган утның яктысы.
Нурга күмсен иде гомерегезне
Киләчәкнең якты балкышы!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International