Район башлыгы Фаил Камаев укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
2015 елның 2 октябре, җомга
Буген "Тургай" кафесында тантаналы рәвештә район мәгариф хезмәткәрләре , ветераннары очен зур бәйрәм оештырылды. Чарада район хакимияте башлыгы Фаил Камаев , башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ландыш Шамсунова , район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева һәм районыбыз укытучылары катнашты. Район башлыгы укытучылрга мөрәҗәгать итте:
- Хөрмәтле укытучылар! Чын күңелдән сезне шушы һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Алда торган бурычыгыз,алга куйган максатларыгызга киләчәктә сезгә ирешергә язсын. Без балаларга яхшы белем бирергә омтылабыз. Бу эштә иң мөһим роль укытучыларга тапшырыла! Киләчәктә дә Актаныш мәгариф өлкәсендәге унышлары белән горурланырга язсын. Матур итеп узебезнең яраткан һөнәребезне башкарып, унышларга, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләргә насыйп булсын.
Район җитәкчелегенең мөгәллимнәргә бәйрәм бүләге - Башкортостан Республикасы халык артисты, Татарстан Республикасы халык артисты Айдар Галимовның чыгышы булды.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 18 час. 5 апреля до 18 час. 6 апреля 2026 г.
Ночью и днем 6 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается сильный ветер 15-18 м/с (в г. Казани до 15 м/с); возможна гроза.