– Соңгы көннәрдә кукурузның торышын билгеләү, аны бөртек өчен кайчан ала башларга, силоска кайчан сала башларга икәнлекне белү максатыннан, күп кенә участокларда биологик уңышын билгеләдек. Шулардан чыгып караганда, “Башак” хуҗалыгында “Росс-140” сорты игелә. Ул гектарына 600 центнер уңыш бирергә сәләтле. Чәкәненең авырлыгы 2 килограмм 100 грамм. “Чишмә” хуҗалыгында 90 гектарда “Машок-175” сорты игелә. Аның чәкәненең авырлыгы 3 килограмм 500 граммны тәшкил итә. Бу хуҗалыкта тагын “Краснодар – 194” сорты да үстерелә. Аның торышыннан күренгәнчә, бу сорт суктырып алу өчен яраклы түгел.
“Росс-140” сортының чүп үләннәренә каршы торучанлыгының аз булуы хакында да, чүп үләннәренә каршы гербицидны туфракка кертергә кирәклеге хакында да Рәфит Мирзаһитов тәфсилләп сөйләде.
“Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсендәге азык базлары мисалында аны бер генә баштан ачып алырга, алгач ябып куярга кирәклеге кат-кат ассызыкланды.
Уҗымнар ни хәлдә?
Көзге чәчү тәмамланып, күп тә үтмәде, басуларда матур булып, уҗымнар тишелеп чыкты. Бүгенгә аларның торышы ни дәрәҗәдә? Кышкы суыкларга чыдарлармы? “Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров уҗымнар мисалында моңа җавап бирде.
– Уҗымнар ямь-яшел булып, үсемлек эчендә башак формалашырга җыена икән, моннан киләсе елга яхшы уңыш өмет итеп була дигән сүз. Ә инде арышның уҗымы сары икән – беренчедән, аңа азот җитми һәм башакның формалашуы кечкенә булачак дигән сүз. Икенчедән, бу орлыкны агуламый утыртканнар. Нәтиҗәдә, тамыр череге авыруы барлыкка килә. Аны бөртеккә калдырабыз икән – уңышы күп булмаячак.
Шушы сөйләшүдән соң, агрономнар хуҗалыкларга кайткач, үз басуларындагы уҗымнарны яхшылап карап чыгарга тиешләр. Кайбер хуҗалыкларның уҗым басуында кайсы уҗым, кайсы коелып калып чыккан орлык икәнлекне дә аерып булмый. Кайберләрендә эшкәртелгән басулар да чәчелгән уҗым басуларыннан ким түгел.
– Бүгенге көндә район буенча яз көне чәчеләсе культура орлыкларының 72 проценты анализга килде. Тикшерелгән орлыклар арасында тишелеше булмаган орлыклар очрамады. Ләкин “Нигез”, “Таң”, “Чиялек”, “Чат” хуҗалыкларыннан, мехотряд, техникумнан бер килограмм да язгы культура орлыклары анализга килмәде. Аларга да тиз арада орлыкларын анализга китерү зарур.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев көзге җир эшкәртү барышы белән таныштырды.
– Район буенча 62 процент җир эшкәртелгән. Көнгә 1500 гектар күләмендә җир эшкәртү мөмкинлеге булса да, шуның яртысы гына эшкәртелгән булып тора. Бу эшкә җитди карасак иде.
Сөрем катламын тирәнәйтүнең әһәмияте хакында әлеге семинар барышында тагын бер кат искәртелде. Дым саклауның бердәнбер алымы булган бу ысулны барлык хуҗалыкларга да кулланырга кушылды.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления
с 22 час. 1 апреля до 10 час. 2 апреля 2026 г.
Ночью и утром 2 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.