Джон Мусинның иҗат кичәсенә рәхим итегез!

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Сәнгать сөюче райондашларыбыз өчен 2 октябрь киче дә истәлекле булачак – район мәдәният йортында Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Джон Мусинның иҗат кичәсе.
 
Анда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Башкортстанның халык артистлары Вахит Хызыров, Азамат Тимиров, Венер Камалов, Башкортстанның атказанган артистлары Нәсимә Тимирова, Рәмил Хаҗиев, Харис Шәрипов, халыкара конкурслар лауреатлары Артур Исламов, Алия Искужина, Алмас Хөсәенов һәм Актаныш артистлары – ТР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Робсон Мусин, Мирзанур Фәрухшин катнашачак.
 
19 сәгатьтә башланучы кичәгә рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International