Гадәттә, мошенниклар кешегә, ниндидер бурычын түләргә кушып, СМС-хәбәр җибәрә. Мондый СМСта күбрәк ЮХИДИ штрафларын яки коммуналь хезмәтләр өчен җыелган әҗәтләрне түләү таләп ителә. Көндәлек тормышта бурычлар иң күп җыела торган ике тармак бу. Күпләр әнә шуңа алдана да инде. Бурычы бармы-юкмы икәнлеген тикшереп тә тормыйча, күрсәтелгән счетка акча күчереп куя алар. Мошенниклар арасында бурычны кайтарту турында ялган документ күрсәтеп акча каеручылар да бар. Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов хәбәр итүенчә, күптән түгел генә судта шундый дүрт документ тикшерелгән. “Аларның ялган икәнлеген ачыклап, җинаять эше кузгату өчен бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр иттек. Димәк, суд приставлары куллана торган бланк кайчандыр урланган булган. Мошенниклар исә аларга ялган мөһер сугып эш иткән. Әгәр кеше үзенең бернинди оешма алдында да бурычлы түгеллегенә ышана икән, безгә мөрәҗәгать итсен”, – ди Татарстанның баш суд приставы.