Россиядә пенсия яше 2016 елдан артырга мөмкин

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

РФ Финанслар министрлыгы 2016 елдан башлап пенсия яшен арттырырга тәкъдим итә, чөнки 2018 елда Резерв фондында һәм Илкүләм иминлек фондында акча бетәсен фаразлый, дип яза «Ведомости» газетасы.

Басмада билгеләп үтелгәнчә, бюджетны проектлауның соңгы вариантындагы хисаплар буенча 2017 ел башына Резерв фондында 0,5 трлн сумнан аз гына артыграк акча кала һәм Илкүләм иминлек фонды акчасы сарыф ителәчәк. Әмма 2018 елга алар да бетәчәк икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International