Физик затлар 2014 ел өчен салымнарны 1 октябрьгә кадәр түләргә тиешләр

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
Быел физик   затлар 2014 ел өчен салымнарны 1 октябрьгә  кадәр  түләп бетерергә тиешләр. Салымнарны “Госуслуги” порталы, “Электрон Татарстан” информаты, терминаллар аша, барлык банклар бүлекчәләрендә, почта аша түләргә була. Бу очракта комиссия алынмый. Салым түләүченең шәхси кабинеты да өйдән чыкмыйча бурычлардан котылу мөмкинлеге бирә. Аны Федераль салым хезмәтенең  Татарстан Республикасы буенча Идарәсе www.r16.nalog.ru сайтында ачарга мөмкин. Түләмәүчеләрдән  1 октябрьдән пеня алына башлый.  
Районара  салым инспекциясе 18-19 сентябрьдә салымнар  түләү мәсьәләләренә багышлап “Ачык ишекләр”  көне дә үткәрә. Тагын да күбрәкне шунда белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International