Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр ихтыяҗларын исәпкә алып, ана капиталын куллану мөмкинлеге биреләчәк

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Россия Хөкүмәтендә, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр ихтыяҗларын исәпкә алып, ана капиталын куллану мөмкинлеге бирергә тәкъдим итәләр. РФ ФҖ Дәүләт Думасына тәкъдим ителәчәк закон проекты Хөкүмәт сайтында дөнья күрде.

"Федераль закон тарафыннан куелган ана капиталын куллану юнәлешләре арасында әлегә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең ихтыяҗлары исәпкә алынмый", - диелгән документның аңлатмасында.

Бүген инвалид балаларның ата-аналары техник тернәкләндерү чараларын бушлай алу мөмкинлегенә, шулай ук "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы ФЗ буенча инвалид баланы шәхси программа буенча тернәкләндерү хезмәтләрен алуга ия. Шул ук вакытта закон буенча гарантияләнгән ярдәм төрләре һәр инвалид бала ихтыяҗларына туры килеп бетми.

Закон проекты инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ана капиталы акчасын инвалид балаларның социаль адаптациясе һәм җәмгыятькә интеграциясе өчен товарлар һәм хезмәтләр алуга сарыф итү мөмкинлеген тәкъдим итә. Андый товарлар һәм хезмәтләр исемлеген Россия Хөкүмәте билгелиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International