Такталачык мәктәбеннән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган укытучыларның җәйге спартакиадасында физкультура укытучысы Исхаков Рузил Зөфәр улы гер күтәрү буенча 2нче урынга лаек булды, директор Рахманов Алмаз Шамил улына кул көрәшендә тиңнәр табылмады. Ул - спортның бу төрендә берничә ел рәттән җиңүче.