Яңа уку елының беренче атнасы сизелми дә үтеп китте. Атналык йомгак вакытында кайбер укучыларга җәйге чорда ирешкән уңышлары өчен Мактау грамоталары, сертификатлар тапшырылды. Укучылар өчен кагыйдәләр искә төшерелде, алдагы атнага план кабул ителде. Тәртип һәм чисталык саклау өчен өлкән класс укучылары үз фикерләрен әйттеләр.