Шәрип авылы балалары 1 нче сентябрь көнен каршылый!

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Шәрип башлангыч мәктәбенә укырга баручы балалар зур чәчәк бәйләмнәре күтәреп  "белем бәйрәме"нә ашыкты. Авылның мөхтәрәм, лаеклы ялдагы укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, ата -аналар һәм әлбәттә укытучы апалары балаларга укуларында уңышлар, изге теләкләрен юлладылар, аларны белем бәйрәме белән котлап бүләкләр тапшырдылар. Балаларның үзләренә күрсәтелгән игътибардан йөзләре балкып торды, алар тәүге адымнардан ук, кирәкле шәхес икәнен тойдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International