Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 24 августтан 28 августка кадәр республикада мобилизацион өйрәнүләр узды. 5 көн дәвам иткән өйрәнүләрдә муниципаль районнын жирле узидарә органнары, мобилизацион йөкләмәләре булган оешма предприятиеләр һәм райондагы федераль органнары һәм республика булекчәләре катнашты.
Бу чорда район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләренең эше махсус дежурство нигезендә аерым чорда эшләу халәтенә китерелде һәм махсус мобилизация планнарынын утәлеше куздә тотылды. Район экономикасын аерым чорда эшләугә күчерү буенча планлы эшләр башкарылды. Хәрби көчләрне тулыландыру буенча да район хәрби комиссариаты белән тыгыз элемтәдә эш оештырылды. Өйрәнуләр буенча төзелгән план тулысынча үтәлде һәм республиканын Оператив штабына вакытында жавап бирелде