– Белүебезчә, мәктәпләрнең спортзаллары да игътибардан читтә калмый.
– Татарстанның авыл җирләрендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруга программасына нигезләнеп, Киров урта белем бирү мәктәбенең спорт залына 2 млн.100 мең сумга ремонт эшләре башкарыла.
– Ләйсән Фоатовна, балалар бакчалары ремонты хакында да әйтеп үтсәгез иде.
– Дөрестән дә, балалар бакчаларын ремонтлауга да зур игътибар бирелә. Республика бюджетыннан бирелгән 5 млн.722 мең хисабына Әтәс балалар бакчасы Әтәс мәктәбе бинасына күчерелде.
“Уңайлы тирәлек” программасы буенча Пучы урта белем бирү мәктәбен адаптацияләү өчен республикадан 850 мең сум бирелде. Яңа Әлем, Түке, Актанышның 4 нче санлы балалар бакчасында төзекләндерү эшләре башкарылды.
– Иң сөенечлесе, мөгаен, яңа балалар бакчаларын ачудыр.
– Әлбәттә, бу шулай. Узган ел безнең районда “Умырзая” балалар бакчасы ачылган иде. Быел әле күптән түгел 140 урынга исәпләнгән “Тылсым” балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Болар барысы да республика Президент программасы кысаларында тормышка ашырылды. Әлеге балалар бакчалары ачылу бакчага чират көтүче балалар санын бетерде дияргә дә була.
– Киләчәктә дә балалар бакчаларын, мәктәпләрне төзекләндерү дәвам итәчәкме?
–Әлбәттә, ел саен мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына ныклап әзерлибез. Һәм алар арасында урыннар да чыгарабыз. Бу мәгариф оешмаларына үзе бер стимул бирә. Киләсе елга Чуракай, Әгъбәс, Киров, Иске Кормаш мәктәпләренә ремонт ясауны күздә тотабыз. Барыбызга да яңа уку елында яңа уңышлар юлдаш булсын.
Фирая Корбанова:
– Республикабызда нәниләргә елдан-ел игътибар арта бара. Яңа балалар бакчалары ачыла. Без, өлкәннәр моңа бик нык сөенәбез. Балаларыбыз сау-сәламәт булсыннар. Татарстан Республикасы Лидеры Рөстәм Нургалиевичка әлеге программалар өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Булат Шәйхразыев:
– Актанышта яңа балалар бакчалары ачылу шатлыклы вакыйга.. Мин үзем күп балалы гаилә башлыгы буларак, аеруча куандым. Чөнки балалар бакчаларына чиратлар бар иде. Хәзер алар хәл ителде. Киләчәктә сөенә-сөенә балаларыбызны бакчага йөртергә язсын.
18 август көнне Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Лаеш районында 3 яңа балалар бакчасын эшләтеп җибәрүгә старт бирделәр. Болар Сокура, Зур Кабан авылларында һәм Лаеш шәһәрендә.
Татарстанда балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар төзү һәм модернизацияләү республика Президент программалары кысаларында тормышка ашырыла. Татарстанда шундый 30 программа булып, аларның күпчелеге республиканы алга җибәрүгә юнәлдерелгән. Икътисади кыенлыклар чорында да Рөстәм Миңнехановның кушуы буенча, аларның барысы да эшләвен дәвам итә.
– Быел без 75 балалар бакчасы ачабыз. Бу рекордлы сан. 10000 урын булдырырга планлаштырабыз. Республика тарихында беркайчан да моның кадәр балалар бакчалары төземәгән идек. Хәзер иң мөһиме, әлеге объектларның буш тормавы, – диде Сокурадагы балалар бакчасын ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления
с 22 час. 1 апреля до 10 час. 2 апреля 2026 г.
Ночью и утром 2 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления
с 22 час. 28 марта до 10 час. 29 марта 2026 г.
Ночью и утром 29 марта 2026 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.