Татарстанда яңа уку елында 1 нче класска 43 мең 364 бала укырга керә

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

 Татарстан Республикасында яңа уку елында 1 нче класска 43 мең 364 бала укырга керә, аларның 13,5 меңе – Казанда (2014 елда 1 нче класска 40 мең 239 бала кергән, шул исәптән Казанда – 12 мең).

Быел республикада 45 муниципалитетта 119 мәктәп, 10 балалар бакчасы, 7 махсус (коррекцион) мәктәп бинасы төзекләндерелде, шуңа 2 579,6 млн сум сарыф ителде. Белем көненә яңа 7 мәктәп, 2 балалар бакчасы ачыла. Гомумән, Татарстанда 2015 елда 7 мәктәп һәм 73 балалар бакчасы төзелде.

Авыл мәктәпләренә балалар ташыр өчен 45 яңа автобус сатып алынды.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International