Актанышта гомер итүче Сугыш ветераны Гайнетдинов Гаяс Гайнетдин улына 90 яшь.
Олы бәйрәме юбилярны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрының урынбасары Клара Тазетдинова һәм Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шамсунова котладылар. Алар юбилярга үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр, РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырдылар.