Статистик мәгълүматларга караганда, 25 нче августка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16385 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,8% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36536 га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1848 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 656 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 312се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 76 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.