Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының зона практик семинары

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
21 август көнне Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта мәктәбе базасында Актаныш, Мөслим, Сарман районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “ФДББС на күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның торышы: эш программалары, технологик карта төзү” темасы астында зона практик семинары булып узды. Семинар барышында район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы сәләтле балалар белән эшләү алымнары, нәтиҗәләре белән уртаклашты, Кашапова Гөлүсә Васил кызы, Фәйзрахманова Резеда Наил кызы, Хабирова Мәйсәрә Фаис кызы, Рахманова Гөлнара Фәлгат кызы тарафыннан мастер класслар күрсәтелде. Мәгарифне үстерү институты милли мәгариф лабораториясе мөдире, КФУ Алабуга филиалы доценты, филология фәннәре кандидаты Айгөл Хәбибҗан кызы Мөхәммәтҗанова тарафыннан эш программасы үрнәкләре, технологик карта төзү алымнары өйрәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International