Хафиз Миргалимов Актанышлылыр белән очрашты

2015 елның 24 августы, дүшәмбе
Актанышта 13 сентябрьдә узачак сайлауларга президентлыкка кандидат  буларак теркәлгән Хафиз Миргалимов белән очрашу үтте. Билгеле булганча аның кандидатурасы КПРФ сәяси партиясе тарафыннан күрсәтелде. Хафиз Миргалимов халык белән очрашу барышында үзенең сайлау алды программасын бәян итте, Россия төбәкләре арасында Татарстанның иң актив үсештә булуын ассызыклады, булачак сайлауларга беркемнең дә битараф калмавын теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International