Татарстанлылар 29, 30, 31 нче август көннәрендә ял итәчәк

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән    № 1448-XII Законы нигезендә 30 нчы август - Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.

 2015 нче елда бәйрәм көн  булган 30 август якшәмбегә туры килә. Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көне  гадәти ял көненә туры килгән очракта, бәйрәм ялы бәйрәм көненнән соң килүче эш көненә күчерелә. Шуна күрә чкшәмбе ялы 31 нчеавгустка күчә.  

Шулай итеп, Татарстан Республикасында 2015 нче елда биш көнлек эш атнасында 29, 30, 31 август көннәре ял көннәре булып исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International