Шунда укыган вакытта фәнни җитәкчем: “Гөлнар, докторлыкка да укыйсың килмиме? Синең өчен мөмкинлек бар. Син бу тема белән нык кызыксынасың, үзеңнең тәҗрибәң дә бар, кызык булачак”, – диде. Ә докторлыкка уку тагын 4-5 ел вакытны алачак иде. Ә мин чит илдә алай озакка калуны планлаштырмаган идем. Әти-әнием белән киңәшләшеп, аларның хәер-фатыйхаларын алып, калырга ризалаштым. Шул ук университетта, шул ук фәнни җитәкчемнең кул астында укуымны дәвам иттем. Монда хроник бавыр чире белән авыручыларның кан басымын һәм автоном нерв системасын тикшерү буенча проект башладым.
Дүрт ел буе шушы проект өстендә эшләдем. Аннан соң ике ел ярым хроник бавыр чирләре белән авыручы пациентлар кабул иттем. Минем кул астында Англиянең төньяк-көнбатышында яшәүче 500ләп пациент иде. Аларда төрле тәҗрибәләр эшләп, фәнни нәтиҗәләр алганнан соң, диссертация якладым. 2013 елның августында миңа Ньюкасл университетыннан медицина фәннәрендә философия докторы дигән исем бирделәр.
Әгәр аларның эшләре эффектлы, әлеге хезмәт ашыгыч ярдәм бүлегенең, гомум гамәли табибларының эшен бераз булса да җиңеләйтә дип табылса, аны бөтен Англия буенча кертәчәкләр. Әлеге проект 2015 ел башында башланган иде, октябрь ахырында тәмамлана. Шуннан соң, сәламәтлек саклау министрына ясаган нәтиҗәләрне күрсәтәчәкбез. Әгәр әлеге проект нәтиҗәләре җитәкчелек тарафыннан яклау тапса, аны 2016 елның башыннан бөтен Англия буенча кертеп җибәрергә планлаштыралар.
“Илебезгә хезмәт итәргә хыялланам“
– Инде бераз шәхси тормышыгыз хакында да кызыксынасы килә. Англиягә барып укый башлагач, кайда тордыгыз? Анда яшәү шартлары нинди? Кыенлыклар да булдымы?
– Анда тулай торакта тордым. Ул тулай тораклар безнең илдәге биш йолдызлы отельләр кебек. Һәр студентның аерым бүлмәсе бар. Ваннасы да, бәдрәфе дә үзендә. Бары тик кухнясы гына 5-6 студентка берәү. Бәясенә килгәндә, анда кыйммәт, хәтта 20ләп тапкыр. Авырлыкларга килгәндә, инглиз телен яхшы белсәм дә, барып яши башлагач, беренче ике айда анда яшәүчеләрнең сөйләшүләрен аңламадым. Чөнки алар үзләренең диалектларында сөйләшәләр. Читтән килгән студентлар бик күп. Шулар белән аралашып, өйрәндем инде.
– Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде.
– Тормыш иптәшем Мортаза исемле. Ике бала тәрбиялибез. Балаларыбызны балалар бакчасына йөртәбез. Англиядә балалар бакчасында ике балага бер тәрбияче билгеләнгән. Алар балаларны бик яхшы карыйлар. Һәм, әлбәттә, түләве дә бик кыйммәт. Тормыш иптәшемнең үз бизнесы бар.
– Туган як сагындырмыймы соң?
– Башта бик сагына идем. Кай вакыт ташлап кайтып китәсе килгән вакытларым да булды. Тик әткәем белән әнкәем, сабыр бул, киләчәктә үзеңә яхшы булыр, дип тынычландырып тордылар. Кияүгә чыгып, балалар тугач, алар бераз үскәнче Англиядә яшәргә булдым. Киләчәктә үзебезнең Татарстанга кайтып, илебезгә хезмәт итәргә, сәламәтлек саклау өлкәсенә яңалыклар кертергә хыялланам.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления
с 22 час. 1 апреля до 10 час. 2 апреля 2026 г.
Ночью и утром 2 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления
с 22 час. 28 марта до 10 час. 29 марта 2026 г.
Ночью и утром 29 марта 2026 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.