Чәчәкләр бәйрәме.

2015 елның 17 августы, дүшәмбе
15 август көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә балалар өчен "Табигать серләре" дигән темада  чәчәкләр бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм ике өлештән торды. Беренче бүлектә төрле чәчәләрдән эшләнгәнк композицияләр белән танышу булды. Икенче бүлектә чәчәкләр турында шигырьләр яңгырады, танып-белү һәм күңел ачу уеннары, конкурслар оештырылды. Китапханәче чәчәкләр турындагы легендалар, китаплар белән таныштырды. Чара ахырында катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм  һәр баланың күңелендә уңай эмоцияләр һәм кичерешләр калдырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International