12 август көнне, “Яшьлек” мили мәдәни үзәгендә Актаныш районы терлекчеләренең 2015 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, Г.З.Шагиәхмәтова, Д.З.Мөхәммәтдинов район хуҗалыклары башлыклары, белгечләре катнаштылар. Агымдагы елның ярты еллык эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр хезмәтләренә бәя алды.
Терлекчелек буенча июль ае нәтиҗәләрен карап тикшергәннән соң комиссия карар бирә:
1. Ай эчендә хуҗалыкларның баш зоотехниклары арасында барган ярышта, 1 баш мөгезле эре терлеккә ин күп усеш житештергән һәм узган елның шушы чорына карата киметмәгән, үрчем алуны һәм каплатуны узган елга карата киметмәгәнен исэпкэ алып баш зоотехниклар арасында барган ярышта I , II урыннар ярыш шартлары утэлмэу сэбэпле бирелми
III урын - ”Нур Баян” хуҗалыгының баш зоотехнигы Нургалиев Рэсилгэ бирергэ. Аны муниципаль район башлыгы 1500 сум куләмендә премия белән бүләкләргә
2. Ай эчендә хуҗалыкларнын ветеринаотр хезмәткәрләре арасында барган ярышта, гомуми үлемне узган елга карата арттырмаган, үрчемгэ карата үлемне район күрсәткеченнән артык булмаган, узган елга карата бозау алуны киметмәгән, һэр айда буазлык карауны оештырган, айлык маститка карата тикшерү нәтижәләренең уртача район күрсәткечлэреннән ким булмаган,тиешле документация алып барган һәм бүлмәләрне тэртиптә тоткан, вакцинация һэм ревакцинация вакытында алып барганын исәпкә алып урыннар билгелэнде.
I урын - “Башак” хуҗалыгының ветеринария хезмәткәре Авзалов Назыймга бирергә.
II урын - “Тамыр” хужалыгының ветеринария хезмәткәре Харисов Элфэриткэ бирергә.
III урын – ярыш шартлары утэлмэу сэбэпле бирелми.
Авзалов Назимны һэм Харисов Элфэритне муниципаль район башлыгы фондыннан 3000 сум, 2000 сум куләмендә премиялэр белән бүләкләргә.
3. Каплатуга карата бозау алуны 85 проценттан киметмәгән, узган елга карата каплатуны һәм бозау алуны киметмәгән, документация һәм тиешле эшләрне вакытында алып барганны исәпкә алып технологлар арасында урыннар билгелэнде
I урын – Актаныш агрофирмасынын Олы Имэн фермасы технологы Сабиров Ильнарга;
II урын – Башак хуҗалыгынын көту янарту технологы Индаев Камилгэ;
III урын - Тан хуҗалыгынын технологы Галиева Гульфанияга бирергэ.
Аларны муниципаль район башлыгы фондыннан 4000 сум, 3000 сум, 2000 сум куләмендә премия белән бүләкләргә
4. Ай эчендә хуҗалыкларның фермалар арасында барган ярышта, бер сыерга иң күп сөт җитештергән һәм узган елның шушы чорына карата киметмәгән, тәүлек үсеш уртача 700 граммнан ким булмаган, терлек каплатуны узган елга карата киметмәгән булуын исәпкә алып хуҗалыкларнын ферма мөдирләре арасында барган ярышта урыннар билгелэнде:
I урын – Актаныш агрофирмасынын ОлыИмэн ферма мөдире Исламова Гөлшатка бирергэ.
III урын - Аняк агрофирмасынын Яна Кормаш ферма мөдире Галимов Эбелкаиска бирергэ. Аларны муниципаль район башлыгы фондыннан 4000 һэм 2000 сум куләмендә премиялэр белэн буләкләргә
II , IV , V урыннар ярыш шартлары утэлмэу сэбэпле бирелми.
5. Гомуми 200 баштан ким булмаган, ай эчендә 1 башка иң күп ит житештергән, узган ай белэн чагыштырганда киметмәгән һәм район курсәткеченнән ким булмаганын исәпкә алып хуҗалыкларның фермалар арасында барган ярышта I , II урын урыннар ярыш шартлары утэлмэу сэбэпле бирелми.
III урын - урынны “Башак” хужалыгынын Иске Элем фермасы мөдире Габдуллина Нураниягэ бирергэ.
Аны муниципаль район башлыгы фондыннан 1000 сум куләмендә премия белән буләкләргә.
6. Ай эчендә хужалыклар арасында барган ярышта бер баш шартлы терлеккә иң күп акча кереме керткән, 1 сыерга сөт сатуны иң күп арттырган, узган елның шушы чорына һэм бер баш мөгезле эре терлеккә иң күп ит житештергән, узган елның шушы чорына карата киметмәгән, саткан сөтнең товарлылыгы 95% ким булмаганын, әммә ай эчендә баш санын киметкэнен һәм узган елның шушы чоры белән чагыштырганда саклап калмаганын исәпкә алып I урын Актаныш агрофирмасына бирелми.
II урынны Нур Баян хужалыгына һәм III урынны Чишмэ хужалыгына бирергэ
7.Алдынгы хужалыкларны, аларнын хужалык җитәкчеләрен,
белгечләрен һәм тармак җитәкчеләрен хуҗалыкларның үз хисапларыннан
буләкләргә.