Район судына яңа рәис билгеләнде

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

31 июль көне,  район судына яңа рәис билгеләнде. Әлеге вазифага Нурымова Гөлназ Ринат кызы килде. 

Яңа суд рәисен коллективка тәкъдим итәргә ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР буенча суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, район башлыгы Фаил Камаев килгәннәр иде.

ТР Югары суды рәисе, район суды коллективы белән очрашудан файдаланып, моңа кадәр район судында рәислек иткән Әмирхан Гәрәевка “Россиядә суд реформасының 150 еллыгына” юбилей медален тапшырды.

Шулай ук ТР буенча суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, суд утырышы сәркатибе Зөлфия Ялаловага суд департаментының Рәхмәт хатын тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International