Җиденче каттан сикергән мәктәп укучысы хастаханәдә җан биргән

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

Әлеге фаҗига Чаллының 26 нчы комплексындагы бер йортта булган. Кичә кич, җирдә яткан үсмерне күреп алучылар тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырта.

Соңрак ачыкланганча, ул җиденче кат подъездының тәрәзә төбенә басып сикергән була. Аны тиз арада хастаханәгә озаталар. Ләкин 14 яшьлек үсмерне коткарып кала алмаганнар, дип яза "Челнинские известия".

Вакыйганың шаһиты әйтүенчә, үсмер малай үзе генә түгел, янында бер төркем яшьтәшләре дә булган, имеш. Тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International