Уңыш җыючы механизаторларга басуда концерт куялар

2015 елның 31 июле, җомга

Актаныш районы кырларында көнозын эшләп, уңыш җыючыларның күңелен күтәреп йөрүче "агитбригада" эшли. Бүген, 31 июль көнне алар “Әнәк” агрофирмасы хуҗалыгы кыр хезмәтчәннәренә ял концерты оештырдылар.

Концерт алдыннан игенчеләргә район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова уңышлар теләде:

-        Агитбригада урып-җыю вакытында басуларга чыгып китте. Чөнки хезмәтегез иң авырлардан. Сезнең фидакарь хезмәтегез ярдәмендә һәрвакыт Актаныш районы икмәк җыю буенча беречеләрдән булды. “Әнәк” агрофирмасы районыбызда алдынгы хуҗалык. Сезгә чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм, бары тик уңышлар гына юлдаш булсын, сәламәт булыгыз.

 Алны-ялны белмичә, көнне-төнгә ялгап хезмәт куючы игенчеләрне эштән озакка аермау өчен егерме минутлык концерт төшке аш вакытында үтте.Чараның төп максаты урып-җыю чорында игенчеләрне аз булса да авыр хезмәттән ял иттерү, көч туплау иде.

 

“Әнәк” агрофирмасының Айман бүлекчәсендә урып-җыю эшләре оешкан төстә бара, 9 комбайн эшли. Хуҗалыкта көзге культураларны урып-җыю тәмамланган. 800 га көзге бодай мәйданыннан уртача 30 ц, 50 га арыш мәйданыннан  25 ц уңыш җыеп алынды. Хәзерге вакытта борчак сугу бара,  уртача 23 ц уңыш чыга. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International