Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазыйфасына беренче кандидат буларак теркәде. “Президент белән бергә” хәрәкәтендә дә эшнең кызу чагы. Иҗтимагый оешма вәкилләре Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплап республика күләмендә урам чаралары үткәрә башлады. Бу атнада гына да бер меңнән артык җыен көтелә.
Инде хәбәр иткәнебезчә, узган атнада Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфасына кандидат буларак теркәлү өчен Үзәк сайлау комиссиясенә имзалар тапшырды. Ике көн элек комиссия утырышы узды. Сәркатиб Надежда Борисова сүзләренә караганда, республика башлыгы тапшырган 405 имзаның барысы да дөрес. Рөстәм Миңнехановны хуплаган депутатлар арасында 43 район һәм ике шәһәр округы вәкилләре бар. Мәгълүм булганча, депутатлар бары тик бер кандидат өчен генә тавыш бирә ала. Утырышта катнашучылар кандидат буларак Рөстәм Миңнехановны теркәүне бертавыштан хуплады. Надежда Борисова сүзләренә караганда, республика башлыгы вазыйфасына ЛДПР, КПРФ һәм “Гадел Россия” партиясеннән кандидатлар да бу атнада имза тапшырган. Хәзер аларны тикшерү эше бара.