“Халык контроле” коррупциягә каршы көрәшәчәк

2015 елның 31 июле, җомга

Бу атнада “Халык контроле” (https://uslugi.tatar.ru) ТР Дәүләт мәгълүмат системасында 17 яңа категория эшли башлады. Алар барысы да “Коррупция” темасына (әлеге сайтта категорияләрне карарга) берләштерелгән. Әлеге категорине республиканың министрлыклары һәм ведомстволары мониторинглаячак.

“Бүген 3нче көн эшләгән яңа категориядә әлегә халыктан хәбәрләр килмәде”, - дип белдерде ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International