Кызганыч, игенчеләребез быел да алга куйган максатларына ирешә алмас кебек. Май аеның беренче ункөнлегеннән башланып, игеннәр өлгереп җиткәнче дәвам иткән корылык нәтиҗәсендә хуҗалыкларга килгән зыян миллиардларча сум белән исәпләнә. Табигатькә үпкә белдерүдән файда юк анысы. Әмма белеп тору зыян итмәс. Уҗымнарның үсеш чорыннан алып бүгенгә кадәр иң аз явым-төшем Лаеш, Минзәлә, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Спас, Чүпрәле, Тәтеш районнарында күләме зур түгел. Әмма көздән яхшылып эшкәртелгән, ашланган, корылыкка чыдамлы югары җитештерүчән орлык чәчкән хуҗалыкларда уңыш быел да чагыштырмача яхшы дип әйтергә була. Елның елы игенчелектә барлык төр технология таләпләрен үтәп килгән Балтач якларында да явым-төшем күләме башкалардан артык югары түгел – 176 миллиметр чамасы гына. Әйтик, Аксубайда бу күрсәткеч 218 миллиметр тәшкил итә.
Әмма балтачлар гектарыннан 36 центнер ашлык суктырып алганда, яңгыр икеләтә диярлек күбрәк яуган кайбер районнарда уңыш күләме чагыштырмача күпкә түбән.
Актаныш районы игенчеләре дә күктән яуганны гына көтеп ятарга күнекмәгән. Иген игү культурасы буенча республикада аларга тиңнәр юк. Район хуҗалыклары әлегә гектарыннан 33 центнер ашлык ала. Тукай, Азнакай, Буа, Зәй, Апас һәм башка кайбер районнарның күрсәткечләре дә сөендерә.Ашлык бәяләренә килгәндә, республика хуҗалыкларын әлегә куандырырлык саннар юк. Россия буенча да ашлыкка бәяләр югары түгел. Ни хикмәттер, авыл хуҗалыгы өчен кирәкле барлык әйберләргә бәя артканнан-арта барганда, хуҗалыкларның төп керем чыганагы булган ит, сөт, ашлыкка бәяләр һаман да түбән булып кала.
Соң булса да, уң булсын дигәндәй, июнь ахыры, июль айларында яуган яңгырларның кукуруз, чөгендер, бәрәңге һәм башка кайбер культураларга файдасы зур булырга охшаган. Һәрхәлдә, һәркайсы яңгырлардан соң, икенче сулышы ачылган спортчы сыман, кырда күкрәк киереп утыра. Белгечләр быел чөгендер уңышы 2 миллион тоннадан артык булыр дип тә фаразлый. Шикәр чөгендере 57,7 мең гектар, бәрәңге 8,6 мең, төрле яшелчәләр 1,7 мең гектарда чәчелгән.Корылык нәтиҗәсендә югалтуларга килгәндә, алар инде миллион сумнар белән генә исәпләнми. Беренчедән, чыгымнарның бермә-бер диярлек артуы, икенчедән, якынча исәпләүләр буенча, 2 миллион тоннага якын ашлык уңышын алып җиткермәү хуҗалыкларга 18-20 миллиард чамасы керемнән колак кагарга туры килә. Кызганыч, бу кадәрле югалтудан килгән кыенлык башлыча хуҗалыкларның үз җилкәсенә төшәчәк. Министр әйтүенчә, федераль бюджеттан авыл хуҗалыгына 8 миллиард 500 миллион сум акча бирелә. Әгәр дә бу акча хуҗалыкларга барып җитсә, ул кадәрле үк кыен да булмас иде. Юк шул. Бу акчаның 6 миллиарды эре инвесторларның элек алган төрле кредит бурычларын түләр өчен банкларга кала. Калган кадәресеннән күпме өлеш чыгуын хуҗалыклар үзләре генә белә.
Халыкта “кырдагысы түгел, амбардагысы уңыш” дигән гыйбарә бар. Синоптиклар август-сентябрь аеның да тотрыклы булмавын фаразлаган бер вакытта, кырдагысын мөмкин кадәр тизрәк җыеп алырга иде. Максат – көн саен 50 мең гектар ашлыкны җыеп алуга ирешү