29 июльгә урып-җыю эшләре турында оператив мәгълүмат буенча, бөртеклеләрнең 6900 гектары җыеп алынды. Аның 2000 гектарын – көзге арыш, 3000 гектарын көзге бодай, 1900 гектарын борчак тәшкил итә. Бөртеклеләрнең уртача уңышы 33 центнер тәшкил итә, республика буенча ул – 22,4 центнер.
Барлыгы 14685 т сугылган, шулардан 9015 т көзге бодай, 5270 т көзге арыш һәм 400 т борчак.