3-9 август көннәрендә Актаныш районында балаларның һәм яшүсмерләрнең “Агыйдел” II төбакара интеллектуаль иҗат форумы уздырыла. Форумда Татарстан, Башкортстан, Кыргызстан, Марий Эл, Удмуртия Республикалары, Самара, Киров, Оренбург, Ульяновск өлкәләре һәм Пермь краеннан 300ләп сәләтле укучы – фән олимпиадалары, конкурслар һәм фестивальләр җиңүчеләре, призерлары катнашыр дип көтелә. Чара, IT, робот техникасы һ.б. заманча интеллектуаль технологияләр өлкәсендә тәҗрибә һәм фикер уртаклашу максатыннан, оештырыла.
Программада проект идарәсе һәм креативлык буенча тренинглар, Татарстанның әйдәп баручы компанияләреннән мастер-класслар, күренекле галимнәр белән очрашулар, инглиз һәм татар телен тирәнтен өйрәнү, экологик тәрбия, спорт уеннары, мәдәни чаралар каралган.
Форум ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырыла.