Татарстанда урып-җыюга керештеләр

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан басу-кырларында урып-җыю тулы көченә бара дисәк тә, ялгыш булмас. Республикада ашлык җыюга керешмәгән районнар калмады диярлек.


Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Татарстан кырларыннан барлыгы 70,9 мең тонна ашлык җыеп алынган. Урып-җыю тәмамланган басу-кырларның гомуми мәйданы 31,1 мең гектар булуын исәпкә алсак, уңдырышлылык 1 гектарга 22,8 центнер туры килә дигән сүз.

Бу эштә Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы муниципаль районнары алда бара. Мәсәлән, Баулының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре барлыгы 5 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар суктырган. Ә Апаста исә бу күрсәткеч 3 мең гектар тәшкил итә.

Уңдырышлылыкның уртача күләменә килгәндә, Актаныш районы – беренче урында. Биредә агросәнәгать тармагында эшләүчеләр бер гектар җирдән 33 центнер уңыш җыя. Азнакай районында бу күрсәткеч – 29,2 центнер булса, Зәйдә – 27,7 центнер.

Билгеле булганча, узган атнада республикада һава торышы салкынча һәм яңгырлы булды. Бу исә урып-җыюны бераз тоткарлады. Шуңа күрә биредә ашлыкны тамырыннан киптерү ысулы кулланыла башлады.

-  Авыл хуҗалыгы белгечләре ашлык чәчелгән урыннарны махсус препаратлар ярдәмендә эшкәртә. Нәтиҗәдә, алар тиз кибә, ашлыкны җыеп алу өчен уңай мөмкинлек туа. Җитмәсә, бу препаратлар чүп үләннәре белән көрәшергә ярдәм итә, - дип аңлаталар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Бактың исә, киптерү агрегатлары булмаган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ашлыкны теләсә-кайсы икмәк кабул итү пунктына китерү ярамый икән. Әлеге заводлар ашлык киптерү өчен махсус заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International