Республикада узган тәүлектә 3489,2 тонна сөт савылган

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

Татарстанда узган тәүлектә 3489,2 тонна сөт савылган. Бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда 112,6 тоннага күбрәк дигән сүз, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Шул ук вакытта агымдагы ай башына сөт җитештерү 106,1 тоннага кимегән. Алдагы көн белән чагыштырганда сөт 6 тоннга азрак алынган. Бер тәүлеккә һәр сыердан 14,9 кг сөт савылган.

Әтнә, Саба, Балтач, Мамадыш, Буа, Кукмара, Актаныш районнары сөт җитештерүдә алдынгы санала. Анда узган тәүлектә әлеге продукция 109,1 тоннадан алып 180,6 тоннага кадәр алынган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International