Ялган алкоголь гомерләрне өзә

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

Күп көч куймыйча, тиз генә зур керем алырга омтылучылар бар. Тотрыксызлык шартларында мондый “бизнесмен”нар бигрәк тә күбәя. Алкоголь базарындагы вәзгыять - шуның ачык мисалы. Легаль булмаган аракы сату юлы белән җиңел генә акча эшләргә теләүчеләр бүгенге кризистан бик оста файдалана.


Татарстан инде күптән легаль булмаган алкоголь әйләнешенә каршы көрәш алып бара. Шуңа да карамастан, кеше иминлегенә куркыныч тудырган контрафакт ясау белән шөгыльләнүчеләр кимеми. Чираттагы тапкыр уздырылган декада нәтиҗәләре дә сөенечле түгел - ялган хәмер сату бизнесы чәчәк ата.

Татарстанда легаль булмаган исерткеч эчемлекләргә каршы көрәш буенча махсус акция 10 июльдә башланып киткән иде. 20 июльгә кадәр ведомство вәкилләре хокук сакчылары белән берлектә бөтен көчен республика шәһәр-районнарында исерткеч эчемлекләрнең законсыз рәвештә сатыла торган урыннарын ачыклау һәм юкка чыгаруга юнәлтте.

Казахстаннан яшерен юл белән кертелә торган сыйфатсыз алкоголь, төрле сайтлар аша таратылучы фальсификат, төннәрен идән астыннан сатылучы “агу” һәм башка шундый закон бозу очраклары игътибар үзәгенә алынды. Күптән түгел генә күпфатирлы йортларда урнашкан барларда аракы сату тыелды. Мондый учреждениеләр ябылырга яки кафе- ресторанга әверелергә тиеш дигән таләп куелды. Әмма керемле бизнесларыннан баш тартырга ашыкмаучылар шактый күп. Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре мондый очракларны игътибарсыз калдырмый – тикшерүләр башланып китте инде.

Алкоголь базарындагы вәзгыятьнең киеренкелеген саннар да ачык күрсәтә. 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 180 мең литрдан артык (былтыр ел дәвамында 200 мең литр) легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнештән алынган. Агымдагы елның 6 аенда Татарстанда фальсификат белән тәэмин итүнең 7 каналы ябылган, алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә 81 җинаять һәм 3 мең чамасы хокук бозу очрагы ачыкланган.

Криминаль эшмәкәрләр легаль алкоголь индустриясенә дә, кеше сәламәтлегенә дә зур зыян китерә. Хәмердән агулану республикада җитди проблема булып кала бирә. Быелның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча, “кәеф-сафа кору” 670 кеше өчен начар тәмамланган. 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда, агуланучылар исәбе 52 очракка кимрәк. Әмма шул ук вакытта, суррогат эчеп, гомерләре белән хушлашучылар саны арткан: 2014 елның беренче яртыеллыгында - 155, быелның 6 аенда 185 шундый очрак теркәлгән. Үсмерләр арасында үлем-китем очраклары 4тән 9га җиткән.

Төрледән-төрле спиртлы продукция: лосьон, эремәләрнең киң таралуы да зур проблема булып тора. Эчәргә яраксыз бу катнашмалар сәламәтлеккә зур зыян китерә. Шунлыктан мондый продукция сату итү белән шөгыльләнүчеләрне дә игътибар үзәгенә алалар. Әйтик, даруханәләрне тикшерү нәтиҗәсендә, законсыз юл белән медицина спирты, антисептик эремә сату фактлары ачыкланган. Аерым алганда, Кукмара районында «Аптека плюс» һәм Лениногорскида «Фарм плюс» предприятиеләре җитәкчеләре административ җаваплылыкка тартылган.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, “Халык инспекторы” проекты кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга каршы көрәш үрнәгендә, республика җәмәгатьчелеген дә легаль булмаган продукциянең таралуына каршы көрәш өлкәсендәге бурычларны хәл итүгә җәлеп итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International